"Моңлы Тукай, җырлы Тукай!"- шигырь бәйрәме
26 апрель көнне Түбән Наратбаш авылы мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә, Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан, "Моңлы Тукай, җырлы Тукай!" исемле шигырь бәйрәме үткәрелде. Китапханәче Садыкова Л.А. укучыларны Габдулла Тукай биографиясе белән кыскача таныштырып китте. Соңыннан укучылар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр һәм шигырьләрне сәхнәләштерделәр. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.