Ниж.Наратбашская сельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-23/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422410 РТ, Буинский р-н, с.Ниж.Наратбаш, ул.Советская, д.2а

“Терроризмга каршы көрәш”

16 март көнне Түбән Наратбаш авылы китапханәсендә мәктәп белән берлектә “Терроризмга каршы көрәш” исемле сыйныф сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты балаларда террорчылык  һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы  тискәре караш тәрбияләү иде. Балаларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды.  Малайлар һәм кызлар терроризм  темасында гына тукталып калмыйча, толерантлык төшенчәсе турында да фикер алышты.Тугыз таҗдан торып, толерантлык сыйфатларын чагылдырган ромашка чәчәге ярдәмендә алар чит милләт кешеләренең мәдәниятен, йолаларын хөрмәт итәргә, башкаларга ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга өйрәнделәр.