"Хәтер һәм кайгы көне"
22 июнь көнне Түбән Наратбаш авылы һәйкәле янында "Хәтер һәм кайгы көне" уздырылды. Балаларга Бөек ватан сугышы тарихы турында сөйләнде. Алар үзләренең бабалары турында әти-әниләреннән ишетеп белгәннәре белән уртаклаштылар. Исемлектән сугыштан кайтмый калган һәм кайтып вафат булган бабаларының исемнәрен таптылар. Асфальтта тынычлык турында рәсемнәр ясадылар.