"Наркотикларга - ЮК!"
20 июнь көнне Түбән Наратбаш мәдәният йорты янындагы мәйданда "Наркотикларга -юк!" дип аталган кичә уздырылды. Китапханәче балаларга наркотикның нинди куркыныч булуы, саклану чаралары, начар гадәтләрдән саклану турында әңгәмә үткәрде. Балалар рәсемнәрдә үзләренең тойгыларын белдерделәр.