Ачык ишекләр көне
27 май китапханә көне уңаеннан Түбән Наратбаш авылы китапханәсендә ачык ишекләр көне уткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары китапханәгә экскурсиягә килделәр. Китапханәче укучыларны китапханә тарихы һәм китапханә белән таныштырып үтте. Шулай ук укучыларны абонемент, формуляр, китап фонды, китапханәгә килә торган гәҗит - журналлар белән таныштырды.