"Без Тукайлы халык мәңгегә"
26 май Түбән Наратбаш мәктәбендә китапханә белән берлектә бөек шагыйребез Габдулла Тукайга тууына 131 ел булуга "Без Тукайлы халык мәңгегә!" исемле шигырь бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне "Туган тел" җыры белән башлап җибәрдек. Китапханәче укучыларны Г.Тукай биографиясе белән таныштырды. Укучылар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Соңыннан иң яхшы шигырь сөйләүче укучыларга бүләкләр тапшырылды.