Науруз
21 март көнне Түбән Наратбаш мәдәният йорты янындагы мәйданда "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм табынында кайнар коймак, самавыр чәе, "карга боткасы" булды. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. "Гөлҗамал" фольклор ансамбленең катнашуы нур өстенә нур булды. Элек-электән килгән бәйрәмнәребезне искә төшерү барыбыз өчен дә файдалы. Халык та бик яратып кабул итте бу бәйрәмне.