Сәламәтлек сәгате: “Сәламәтлеккә – ӘЙЕ”
7 апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Түбән Наратбаш авылы китапханәсендә мәдәниять йорты һәм мәктәп белән берлектә «Сәламәтлеккә – ӘЙЕ” исемле сәламәтлек сәгате үткәрелде.Китапханәче укучыларга күп кенә киңәшләр һәм сорауларга җаваплар бирде. Соңыннан китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.