Әдәби – музыкаль кичә: “Балалар әкият илендә”
2 апрель – Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Түбән Наратбаш авылы китапханәчесе балалар бакчасында “Балалар әкият илендә” исемле әдәби – музыкаль кичә үткәрде. Китапханәче Халыкара балалар китабы көненең тарихы турында сөйләде, балаларны яңа китаплар белән таныштырып үтте, шигырьләр, әкиятләр кычкырып укылды. Соңыннан барлык балаларга бүләккә журналлар тапшырылды.