Нәүрүз бәйрәме
19 март көнне Түбән Наратбаш мәктәбендә китапханә һәм мәдәният йорты белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Нәүрүзбикә катнашучыларны бәйрәм белән котлады, укучылар аңа багышлап җырлар җырладылар, шигырь сөйләделәр. Соңыннан балалар өчен төрле хәрәкәтчән уеннар оештырылды.