Ниж.Наратбашская сельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-23/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422410 РТ, Буинский р-н, с.Ниж.Наратбаш, ул.Советская, д.2а

Әдәби сәгать: “Туган телдә хаклык!”

2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы игълан ителде. Шул уңайдан 20 февраль көнне Түбән Наратбаш авылы китапханәсендә “Туган телдә хаклык!” исемле әдәби сәгать үткәрелде. . Китапханәче  китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, укучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Соңыннан “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды, китаплар бирелде.