Батырлык сәгате: “2 нче февраль – Сталинград блокадасы өзелгән көн”
02 февраль көнне Түбән Наратбаш авыл музеенда китапханә, мәдәният йорты һәм мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә “2 нче февраль – Сталинград блокадасы өзелгән көн” дигән темага батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче укучыларга, тарихи фактларга нигезләнеп Сталинград сугышы, сугыш вакытында совет халкының, совет солдатының күрсәткән батырлыгы турында сөйләде. Сталинград сугышы турындагы китапларга күзәтү үткәрде. Соңыннан сугышта катнашкан авылдашларыбызны искә алып авыл музеена экскурсия оештырылды.