Класс сәгате: “Ленинград блокадасы”
27 январь көнне Түбән Наратбаш авылы мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә Ленинград блокадасы турында класс сәгате үткәрелде. Бу сәгатнең максаты укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү иде. Соңыннан презентация күрсәтелде.