Билгесез солдат көне
Билгесез солдат көне Россиядә истәлекле дата, 2014 елдан башлап ел саен 3 декабрьдә ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хезмәтләрдә һәлак булган, Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә билгеләп үтелә. Шул уңайдан 3 декабрь көнне Түбән Наратбаш авылында Билгесез солдат көне уңаеннан авыл советы, китапханә, мәдәният йорты белән берлектә һәйкәлгә венок куелды.