Ниж.Наратбашская сельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-23/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422410 РТ, Буинский р-н, с.Ниж.Наратбаш, ул.Советская, д.2а

Патриотик тәрбия сәгате: "Тормышка юл"

27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе.

30 январь көнне Түбән Наратбаш авылында мәктәп, китапханә,  мәдәният йорты белән берлектә Ленинград блокадасы өзелүгә 76 ел тулу   уңаеннан "Тормышка юл" дип исемләнгән патриотик тәрбия сәгате үткәрелде. Бу кичәнең максаты  укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Тәрбия сәгатен тарих укытучысы Исланова Г.Г. алып барды. Ул балаларга сугыш турында, Ленинград блокадасы турында бай эчтәлекле чыгыш ясады, балаларның сорауларына җаваплар бирде. Очрашуны йомгаклап балалар "Без бүгенге көндә тыныч, матур тромышта яшәвебез белән горурланырга һәм сугышта башларын салганнарны беркайчан да онытмаска тиеш." дигән сүзләр белән тәмамладылар.