Ад.Тулумбаевская сельская библиотека - филиал № 2
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-2/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422404 РТ, Буинский р-н, с.Ад.Тулумбаево, ул.Советская, д.19

22 июнь хәтер һәм матәм көненә “Сандугачлы июнь таңы иде...”

22 нче июнь көнне китапханәдә, көннең беренче өлешендә - “Сандугачлы июнь таңы иде...” исемле хәтер һәм матәм көненә  карата   балалар өчен тәрбия сәгате үтте. Сугыш ... Бу сүзне ишетүгә җаннар сыкрап куя. Күпме күз яшьләре яңадан үз юлын таба.Чөнки сугыш һәм тыл ветераннарының яралары яңадан кузгала, йөрәкләре әрни, сулышлары кысыла. Аларның иң матур вакытлары – яшьлекләре сугыш чорына туры килгән. Сугыш һәм хезмәт ветераннары сугыш чорында ятим калган балалар язмышлары, тол хатыннарның җәфа чигүләре турында китапханәче Каримова Алсу сөйләде. “Җиңү юллары буйлап” исемле китап күргәзмәсе белән  һәм “Алар Ватан өчен көрәштеләр!” исемле күргәзмә белән таныштырды.