Камбродская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422443 РТ, Буинский р-н, с. Каменный Брод, ул.Центральная, д.21 а

Сәламәтлек сәгате: "Озак яшәү серләре"

7 апрель - бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Ташкичү авылы китапханәсендә "Озак яшәү серләре" темасына сәламәтлек сәгате үткәрдек. Балаларны яшьтән үк сәламәт рухта тәрбияләү - бүгенге көн таләпләренең иң мөһиме. Шуңа күрә сәламәтлекне саклау, ныгыту, физик үсешне тәэмин итү буенча бик күп эшләргә кирәк дип сөйләп үтте китапханәче Вәлиева Г.М. Шулай ук китапханәче  "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Өлкән яшьтәге катнашучыларыбыз сәламәт яшәү рәвешенең төп өлешләре турында сөйләп,сәламәтлек өчен зарарлы булган әйберләргә тукталып, аларны ничек тә киметү ягын карарга икәнен укучы балаларга сөйләп үттеләр. Укучылар  начар гадәтләрдән ерак булырга, спорт белән дуслашырга, физик эштән курыкмаска дигән фикер белән килештеләр.