Камбродская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422443 РТ, Буинский р-н, с. Каменный Брод, ул.Центральная, д.21 а

"Әкиятле балачак" әдәби сәгать

Халыкара балалар китабы көненә карата 1-4 сыйныф укучылары белән "Әкиятле балачак" әдәби сәгать үткәрдек. Китапханәче Вәлиева Г.М. "Әкиятләр илендә" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Балалар китабы көне әкиятче Һ.Х Андерсенның туган көне белән бер көнне билгеләнеп үтүе турында сөйләде, әкиятченең тормыш юлы, иҗаты, аның әкиятләре белән таныштырып үтте. Укучыларның күбесе ул әкиятләрне укыган, алар бик теләп үзләренең фикерләрен сөйләделәр. Укучылар М.Гафуриның "Китап һәм балалар", Г.Тукайның "Китап", Ә.Рәшитнең "Китап - хикмәт", К.Нәҗминең "Китап фабрикасында", Җ.Тәрҗемановның "Якын дус" һ.б. шигырьләрне сәнгатьләп сөйләп үттеләр. Балалар әкиятләрнең төрле булуын белделәр:әдәби һәм фольклор, көнкүреш һәм хайваннар һ.б.              Әкият искиткеч укытучы, күңел лекаре, акыллы әңгәмәдәш, ул балаларны игелекле һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә, -дип тәмамлады кичәне китапханәче.