Камбродская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422443 РТ, Буинский р-н, с. Каменный Брод, ул.Центральная, д.21 а

"Канатлы дусларыбыз" экологик бәйге.

Бөтендөнья кошлар көне уңаеннан китапханәдә "Канатлы дусларыбыз"темасына экологик бәйге үткәрдек. Бәйгедә 5-7 сыйныф укучылары көч сынашты. Укучылар "Сыерчыклар" һәм "Карлыгачлар" командаларына бүленде. Капитаннар сайланды.Бәйге барышында укучыларның кошлар , җәнлекләр турында тапкыр булулары сыналды. "Кайсы кош икәнен билгелә", "Кем тизерәк","Әйтеп бетер", кошларга бәйле сынамышларны әйтеп үтү, кошлар турында шигырьләр, җырлар бәйгесе. Бер ничә балга  өстенлек белән"Карлыгачлар" командасы җиңүче булды, укучыларга бүләкләр тапшырылды. Китапханәче Вәлиева Г.М үз чиратында канатлы дусларга сакчыл булырга, аларны рәнҗетүгә юл куймаска, кошын җимлекләр ясап аларга бөртек салырга,ә инде яз җиткәндә сыерчык оялары ясап урнаштырыру канатлы дусларга зур ярдәм булуны анлатты. Җылы яклардан кайткан кошларга ояларга оя әзер булса ,алар ел саен шул ояларына кайтачагын сөйләп үтте.