Камбродская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422443 РТ, Буинский р-н, с. Каменный Брод, ул.Центральная, д.21 а

Шигъри сәхифә: "Яңгыра, шигырь, күңелләрдә шатлык моңнары белән"

21 март көнне - Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан "Яңгыра, шигырь, күңелләрдә шатлык моңнары белән" шигъри сәхифә үткәрдек. Бәйрәмдә катнашучылар С.Хәким, Ш.Җиһангирова, Ф.Тарханова, Х.Туфан, Э.Шәрифуллина, И.Юзеев, С. Есенин  шигырьләрен сәнгатьләп сөйләп үттеләр. Җирле шагыйрәләр иҗаты белән танышып, аларның иҗат җимешләрен дә яңгыратып үттек. Катнашучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрен  сөйләделәр. Китапханәче Вәлиева Г. "Ач, шигърият серләреңне .." дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.