Театр елын ачып "Гайфи бабай ойлән давай" пьесасы сәхнәләштерелде.
9 март көнне Ташкичү мәдәният йортында театр елына багышлап шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның "Гайфи бабай өйлән давай" комедиясе сәхнәләштерелде. Спектакльда мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, мәктәп укытучысы, ветврач, механизатор һәм студент кыз катнаштылар.