"Кабатланмас батырлык үрнәге" батырлык дәресе.
15 февраль татар халкының каһарман - шагыйре Муса Җәлил туган көне уңаеннан "Кабатланмас батырлык үрнәге" батырлык дәресе үткәрдек. Китапханәче Вәлиева Гөлия "Батыр үзе үлсә дә исеме кала " дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Укучыларга шагыйрьның тормыш юлын, гаиләсен, иҗатын, тоткынныкта үткән көннәрендә иҗат иткән шигырьләре буенча сораулар биреп викторина үткәрде.