"Бездә бүген матбугат көне" информацион сәгать.
11 январь көнне китапханәдә Рәсәй матбугаты көне уңаеннан "Бездә бүген матбугат көне!" информацион сәгать үткәрдек. Катнашучылар кайсы матбугатка күберәк тартылу, нинди газета журналлар яздыру, нәрсәләр белән кызыксынганнары турында сөйләп үттеләр. Китапханәче матбугат тарихы белән таныштырып үтте, "Казан утлары", "Мирас", "Сөембикә", "Идел" журналларына күзәтү үткәрде.