Камбродская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422443 РТ, Буинский р-н, с. Каменный Брод, ул.Центральная, д.21 а

"Тарихи романнар остасы" тарихи сәгать

Ташкичү китапханәсендә язучы Нурихан Фәттахның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Тарихи романнар остасы" тарихи сәгать үткәрдек. Чараның максаты: балаларның фикерләү сәләтен һәм иҗади  активлыгын арттыру, аларны фәнни эзләнүгә тарту, Нурихан Фәттахның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрен тирәнәйтү.Кичә барышында тарихчының "Итил суы ака торур" әсәренә күзәтү үткәрелде.Әсәрнең темасы,жанры, сюжет -композициясе ничек төзелгән икәнен ачыклау. Укучылар өч төркемгә бүленделәр. "Эзләнүчеләр"  Нурихан Фәттахның тормыш юлы белән таныштырып үттеләр. "Прозачылар" язучының 50 елларның яртысында төрле темага язган беренче хикәяләрендә бик актуаль булган мәсьәләләргә ачыклык керттеләр. "Тарихчылар" язучының тарихи романнар турында сөйләп үттеләр. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.