Камбродская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422443 РТ, Буинский р-н, с. Каменный Брод, ул.Центральная, д.21 а

"Кеше, яшә,гомернең ямен күрә бел! тәрбия сәгате

22 сентябрь көнне, Ташкичү мәдәният йорты белән берлектә, наркотик куллануга каршы "Кеше, яшә, гомернең кадерен күрә бел!" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрдек. Наркоткларның барлыкка килүе һәм аның кешелеккә китергән зыяны турында фельдшер  Ибятова Венера апа сөйләп узды, слайдлар күрсәтелде.Медицина күрсәткечләре буенча җинаять кылганнарга алкоголизм һәм наркоманиядән дәвалану кирәк дип табылса, ул чара мәҗбүри кулланыла дигән мәгълуматны участок вәкиле Хасанов Марат җиткерде.Җәмгыятьнең тагын бер явыз дошманы - алкоголь турында сәнгать җитәкчесе сөйләп үтте. Ул исерткеч эчемлекләр кешелекне һәлакәткә илтүен, шул сәбәпле бик күп гаиләләр таркалуы , үлем очраклары күбәя, ятим һәм гарип балалар саны артуын яшүсмерләргә аңлатырга тырышты.Китапханәче Вәлиева Г.М ."Гасыр чире" дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде.Өлкән сыйныф укучылары "Буратино против наркотиков" мини спектакль сәхнәләштерделәр.