"Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем" әдәби сәгать
21 февраль - Халыкара туган телләр көне билгеләп үтелә.Бүген дөньяда халык 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Укучыларда ана теленә һәм башка телләргә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү,фикерләү, иҗади сәләтләрен үстерү; туган телебезнең матурлыгын, гүзәллеген тоярга өйрәнү максатыннан китапханәдә "Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Катнашучыларга тел турында мәкальләр, табышмаклар әйтелде.Сәнгатьләп шигырьләр укылды.