"Муса Җәлил шагыйрь - көрәшче" батырлык дәресе
15 февраль татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлил туган көне билгеләп үтелә.Шул көнгә карата мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Муса Җәлил шагыйрь - көрәшче" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче күргәзмә белән таныштырып үтте, шагыйрьның тормыш юлы, иҗаты буенча сораулар бирелде. Укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьләп сөйләп үттеләр.