"Тормыш һәм иҗат батырлыгы" кичә
Шагыйрь Фәнис Яруллин тууына 85 ел тулу уңаеннан китапханәдә шигърият сөючеләр белән "Тормыш һәм иҗат батырлыгы" дип исемләнгән шигърият кичәсе үткәрелде. Шагыйрьның җиңел булмаган тормыш юлы, биографиясе, иҗаты буенча фикер алышынды. Яратып укыла торган шигырьләре укылды.