"Җырчы миләш" китап күргәзмәсе
Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Гөлшат Зәйнашева иҗатын татар халкы, әдәбият, сәнгать сөючеләр, бигерәк тә җыр яратучылар яхшы белә. Үзенең халыкчан, оптимистик киңкырлы иҗаты белән ул күпләр күңелендә. Шагыйрәнең тууына 95 ел тулу уңаеннан китапханәдә "Җырчы миләш" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.