"Әби-бабайлар эзеннән" экскурсия
2022 ел Россиядә мәдәни мирас елы уңаеннан, укучылар белән мәктәп музеенда "Әби -бабайлар эзеннән" дип исемләнгән экскурсия үткәрдек. Балаларны безең әби бабайларның көндәлек кирәк яраклары белән, алар кигән киемнәр белән таныштырып үттек. Татар халык авыз иҗаты белән таныштырдык: табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр әйтеп үттек.