"Берүземә бер диңгез" китап күргәзмәсе
Шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирзаның тууына 70 яшь тула. Мөхәммәт Мирзаның кайсы гына китабына күз салсак та, аларның һәркайсында ул акыллы сүз әйтү ысулы белән хаклы, милләте алдындагы җаваплылыгы турында сүз алып бара. Шигырьләрдә алдап булмый, шәхеснең эчке дөньясын шигырь ачып сала. Китап укучыларны шагыйрьның иҗаты белән тулырак таныштыру максатыннан, китапханәдә "Берүземә бер диңгез" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.