"Игелек эшләү - гадәткә керсен" шәфкатьлелек акциясе
Декабрь башында инвалидлар декадасы билгеләп үтелә. Шул декада кысаларында мәдәния йорты белән берлектә авылыбыздагы сәламәтлекләре чикләнгән авылдашларыбызның хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырдык. Яңа китаплар, газета - журналлар илттек. Китапханәдә "Пусть не погаснет луч надежды" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.