"Әбиемнең күңел бизәкләре" әдәби кичә
2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, шулай ук хәзерге буын балаларында әби - бабайларыбызның гореф - гадәтләрен белү, һөрмәт итү максатыннан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән, мәктәп музеенда :"Әбиемнең күңел бизәкләре" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Катнашучыларны музей экспонатлары белән, хатын - кызларның, ир -атларның милли киемнәре белән таныштырып үттек. 6 сыйныф укучылары татар халык биюен башкардылар.