"Туган телем - Тукай теле" шигърият бәйрәме
26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көне. Шагыйрьнең тууына 135 ел тулу уңаеннан мәдәният йорты, мәктәп белән берлектә "Туган телем - Тукай теле" шигърият бәйрәме үткәрелде. Барлык катнашучылар бөек шагыйрьнең шигырьләрен, әсәрләрен сәнгатьләп сөйләп үттеләр. Китапханәче Вәлиева Гөлия "Китап" шигырен сөйләп үтте, 5 нче сыйныф кызлары "Шүрәле", башлангыч сыйныф укучылары "Бала белән күбәләк", Кызыклы шәкерт", "Бәхетле бала" шигырьләрен сәнгатьләп сөйләп үттеләр. Шулай ук "Туган авыл","Карлыгач","Шаян песи" шигырьләре сөйләнде .Иң нәни кызыбыз 5 яшьлек Вәлиева Руфинә "Гали белән кәҗә" шигырен сөйләп үтте. Бәйрәм азагында күмәкләшеп, татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын башкардык.