"Җырлы тормыш" әдәби - музыкаль сәгать
15 февраль патриот - шагыйрь Муса Җәлил тууына 115 ел. Үлемсез шагыйрьне искә алып, мәктәптә, "Җырлы тормыш" дип исемләнгән әдәби - музыкаль сәгать үткәрелде. Татар теле һәм әдәбият укытучылары шагыйрьның тормыш юлы, иҗаты, тоткында иҗат иткән шигырьләре белән таныштырып үттеләр. Китапханәче Вәлиева Г.М . Муса Җәлилнең "Яулык" шигырен сөйләп үтте, рус теле укытучысы Халилова Гөлшат Габделхак кызы "Вәхшәт" шигырен сөйләде, 5-8 сыйныф укучылары "Дару", "Ишек төбендә", "Кызыл ромашка", "Бүреләр" һәм башка шигырьләрен сәнгатьләп сөйләп үттеләр. Чарабыз ахырында күмәкләшеп "Җырларым", "Салют сиңа, Муса Җәлил.!" җырлар җырланды.