Камбродская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422443 РТ, Буинский р-н, с. Каменный Брод, ул.Центральная, д.21 а

"Әфганистан - исемең шомлы.." батырлык дәресе

15 февраль - кайнар нокталарда хезмәт иткән интернационалист - сугышчыларны искә алу көне. 5 февраль көнне мәдәният йорты белән берлектә, "Әфганистан - исемең шомлы".. дип исемләнгән батырлык дәресенә авылдашларыбызны, мәктәп укучыларыбызны чакырдык. Очрашуга Әфганистанда хезмәт иткән Айзатуллин Рәсмил абыйны, Чечня сугышында катнашкан Ибятов Ильсурны чакырдык. Алар үзләренең шул еллардагы булган вакыйгалар турында сөйләп үттеләр. Шулай ук Әфганистанда хезмәт итеп кайткан, әмма бүгенге көндә исән булмаган  авылдашларыбыз Валеев Мансур абыйны, Корнишин Александрны бер минут тынлык белән искә алдык. 5 нче сыйныф кызлары шигырьләр сөйләп үттеләр, китапханәче күргәзмә белән таныштырды.