Бөек Җиңүнең 75 еллыгына
27 февраль көнне, җирле үзидәрә хезмәткәрләре, мәктәп, китапханә, мәдәният йорты коллективы белән берлектә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Тимбай авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырдылар. Укучылар өлкәннәргә шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр.