"Солдатта булган диләр.." әдәби - музыкаль кичә.
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәдәният йорты белән берлектә "Солдатта булган диләр.." әдәби -музыкаль кичә үткәрелде. Авылдашларыбыз арасында армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләребезне, әлеге вакытта армия сафларында хезмәт итүче егетләребезнең әти - әниләрен чакырдык, аларны тыңлап үттек. Көчле затларыбыз хөрмәтенә балалар шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды.