Камбродская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422443 РТ, Буинский р-н, с. Каменный Брод, ул.Центральная, д.21 а

"Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем!" әдәби сәгать

21 февраль - халыкара туган тел көненә карата, укучыларда туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларда милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү макстыннан башлангыч сыйныф укучылары белән "Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем" әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче Вәлиева Гөлия "Сүзлекләр - телләр хәзинәсе..", "Татар халык иҗаты" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды, аларга күзәтү үткәрде. Башлангыч сыйныф укытучысы Залалова Э.А төрле слайдлар ярдәмендә презентация ясады. Укучылар Э.Мөэминова,Ш.Галиев, Р. Вәлиев, Р. Фәйзуллин, Г.Тукай, Ш. Маннур шигырьләрен сәнгатьләп сөйләп үттеләр. Башлангыч сыйныф укытучысы Мухаметшина Р. Ш. тел турында мәкальләр, әйтемнәр  әйтеп үтте, укучыларга шулай ук  халкыбызның гореф- гадәтләренә кагылышлы, милли киемнәр, милли ризыклар, татар халык әкиятләрен әйтеп үтергә диелгән биремнәр бирелде. Укучылар бәйге барышында күмәкләп "Тынычлык", "Туган тел", "Туган телем" җырларын җырлап үттеләр.