Камбродская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422443 РТ, Буинский р-н, с. Каменный Брод, ул.Центральная, д.21 а

"Каюм Насыйри - галим, тарихчы, мәгърифәтче" әдәби сәгать

13 февраль - галим, язучы, мәгърифәтче Каюм Насыйри тууына 195 ел тулу уңаеннан мәктәп укучылары белән "Каюм Насыйри - галим, тарихчы, мәгърифәтче" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче Вәлиева Гөлия К.Насыйриның тормыш, иҗат юлы белән таныштырды, аның китапларыннан, аның турында басылган язмалардан тупланган  күргәзмә оештырып, аларга күзәтү ясады. Тарих укытучысы Зинятуллова Гөлия Казан шәһәрендәге К.Насыйри музее, андагы экспонатлар турында сөйләде. Шулай ук бөек галимның "канатлы" сүзләрен әйтеп, алар турында аңлатма бирелде. Күренекле мәгърифәтче яшьләрдә туган илгә мәхәббәт, кыюлык, хезмәт сөючәнлек, тугрылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләргә киңәш иткән.