Әдәби сәгать: "Туган ягым - иҗат чишмәсе"
Якташ язучы Барлас Камаловның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Туган ягым - иҗат чишмәсе" әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәдә язучының әсәрләреннән китап күргәзмәсе оештырылды, анарга күзәтү үткәрелде. Язучының тормыш юлы, иҗаты, төрле елларда эшләгән эш урыннары турында сөйләп үтелде. Укучылар "Күңел кыңгыраулары" повестеннан өзекләр укып үттеләр.