Шоу: "Яңа ел могҗизалары"
Кышкы каникул атнасында балалар өчен "Яңа ел могҗизалары" дип исемләнгән шоу үткәрелде. Балалар янына Кыш бабай, Кар кызы килделәр, шигырьләр сөйләттеләр, җырлар җырлаттылар. Балалар хоровод әйләнделәр. "В лесу родилась елочка", "Маленькой елочке холодно зимой" җырларын җырладылар, урындык алыш уенында катнаштылар. Барлык балаларга да баллы күчтәнәчләр тапшырылды.