Камбродская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422443 РТ, Буинский р-н, с. Каменный Брод, ул.Центральная, д.21 а

"Авырлыклар килгән чакта иңне иңгә куябыз" шәфкатьлелек акциясе

Инвалидлар декадасында китапханәдә "Әдәбиятыбызның горур кошлары" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.  Ул күргәзмәдә саулыклары чикләнгән, алай да халык өчен әсәрләр, шигырьләр иҗат иткән язучыларның китаплары урын алды. Мәсәлән: Ф.Яруллин, Лилия Сәлахетдинова, И.Хәйруллин, Н.Островский иҗат җимешләре. Саулыклары чикләнгән, китапханәгә йөри алмаган авылдашларның Идиатуллова Голнараның, Исаева Люба апаның, тумыштан инвалид бала Камалетдинов Камильның өйләренә барып китаплар, яңа журналлар алып барып, аларның хәлләрен белешеп, аралаштык. Күчтәнәчләр илттек.