"Спид гасыр бәласы" тәрбия сәгате
1 декабрь спидка каршы көрәш көне уңаеннан, мәктәп укучылары белән "Спид гасыр бәласы" тәрбия сәгате үткәрдек. Чараның максаты: яшүсмерләргә, кешелеккә наркомания, токсикомания, спид кебек афәтләрнең куркыныч булуын аңлату, статистика мәгълүматлары белән танышу; ихтыяр көче булып, кешеләргә иярмичә - бүгенге көндә замананың иң яман чире булган - спид турында сөләшү, фикер алышу.