"Әниләрнең изге җаны" әдәби -музыкаль кичә
Әниләр көненә карата мәдәният йортында "Әниләрнең изге җаны" дип исемләнгән әдәби -музыкаль кичә үтте. Әниләребезгә багышланган бик күп җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде. Мәдәният хезмәткәрләре, авыл яшьләре шулай ук якташ драматург Шәриф Хөсәеновка 90 яшь тулу уңаеннан , "Егерме ел үткәч" бер пәрдәлек драмасын сәхнәләштереп үттеләр.