"Татарстан-мөстәкыйль дәүләт" түгәрәк өстәл.
6 ноябрь- Татарстан Республикасы конституциясе көненә карата китапханәдә "Татарстан - мөстәкыйль дәүләт" түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Китапханәче Вәлиева Г.М. "Республиканың төп законы" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Тарих битләренә күз салып, Законнар - илдә яшәүчеләрнең барысы өчен дә мәҗбүри кагыйдәләр икәнен; безнең нинди хокуклар һәм бурычлар бар икәнен аңлатып үтте. Катнашучылар үз фикерләрен җиткерделәр, туган ил турында мәкальләр әйтеп үттеләр, Татарстан Республикасының гимнын тыңлап, кушылып җырладылар.