Камбродская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422443 РТ, Буинский р-н, с. Каменный Брод, ул.Центральная, д.21 а

Әдәби сәгать: "Дуслык күпере"

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көненә карата 4 сыйныф укучылары белән "Дуслык күпере"әдәби сәгать үткәрдек. Бу көн 2005 елдан билгеләп үтелсә дә, аның тарихы 1612  ел элек булган вакыйгаларга барып тоташа. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә, дип сөйләп үтте тарих укытучысы Зинятуллова Гөлия А. Китапханәче Вәлиева Гөлия  оештырган "Вместе с книгой к миру и согласию" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырып үтте. Балалар бердәмлек, татулык темасына рәсемнәр ясадылар.