Камбродская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422443 РТ, Буинский р-н, с. Каменный Брод, ул.Центральная, д.21 а

"Балачакның күңелле мизгелләре" мәгълүмат сәгате.

 26 октябрь көнне мәктәп китапханәчесе белән берлектә, балалар һәм үсмерләр өчен чыгарыла торган"Сабантуй" газетасына 95 ел тулу уңаеннан "Балачакның күңелле мизгелләре" мәгълүмат сәгате үткәрдек. Китапханәче Вәлиева Г.М тарих биләренә күз салып, беренче мәртәбә газета "Яшь ленинчы" исеме белән 10 октябрь 1924 елда дөнья күргәненен, шулай ук ул елларда газетаның беренче хәбәрчеләр арасында Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Әмирхан Еники да булганын сөйләп үтте. Шулай ук газетаның кайсы елларда баш мөхәррир булып кемнәр эшләгән, шул елларда Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Ильдар Юзеев, Йолдыз Шәрапова, Ләбиб Лерон һ.б. шагыйрьләр, әдипләр иҗат җимешләре газета битләрендә урын алган. 2014 нче елдан "Сабантуй" журнал форматында, тагы да эчтэлекле, иллюстрацияләргә бай итеп бастырыла башлады. Укучыларга шул журналларны таратып, алар кызыксынып төрле рубрикаларга күз салып, үз чиратларында сораулар бирделәр.