Камбродская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422443 РТ, Буинский р-н, с. Каменный Брод, ул.Центральная, д.21 а

Әдәби сәгать: "Минем яраткан китабым"

Мәктәп укучылары белән "Минем яраткан китабым" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрдек. Китапханәче Вәлиева Г.М.яңа китаплар белән таныштырып үтте, "Китап киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең.." китап күргәзмәсе оештырып, күзәтү үткәрде. Балалар үз чиратларында яраткан китаплары турында сөйләп үттеләр, мәсәлән, 5 сыйныф укучысы Хайруллин Гамил фантастик әсәрләр ярата, 9 сыйныф укучысы Ахметова Динә күберәк шигырьләр ярата, 7 сыйныф укучысы Тижанкин Руслан сугыш турында укырга ярата. Балалар шулай ук яраткан әсәрләреннән өзекләр укып үттеләр.