Камбродская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422443 РТ, Буинский р-н, с. Каменный Брод, ул.Центральная, д.21 а

"Яшәгәндә яшьнәп яшәлгән дә, сизелмәгән гомер үткәне" очрашу

Өлкәннәр көненә карата мәдәният йорты белән берлектә очрашуга авылыбызның өлкәннәрен чакырдык.Китапханәче Вәлиева Г.М. яңа килгән китапларга күзәтү үткәрде;шулай ук  "Файдалы киңәшләр" (төрле авырулардан саклану чараларын күрергә, файдалы үләннәр белән ничек файдаланырга, озак яшәү серләре нидә икәнен ачыклар өчен) һәм дә "Бу китаплар сезнең өчен, кадерле өлкәннәребез"(өре шрифтлы китапларга) күзәтү үткәрде, аңлатмалар бирде.Өлкән апаларыбыз үз чиратларында безне мөнәҗәтләре белән сөендерделәр,яшь чакта булган кызыклы вакыйгалар сөйләп үттеләр. Хисаметдинова Фирюзә башкаруында "Картаямыни соң йөрәк" җыры яңгырады, әбиләребезне чәй өстәле артында тәмле ризыклар белән сыйладык.Өлкәннәр бик шат, күтәренке күңел белән ял иттеләр.